Әлмәттә кеше башы табылгач, җинаять эше кузгатылган
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә кеше башы табылгач, җинаять эше кузгатылган

Хокук сакчылары кирәкле экспертизалар билгеләде.

Әлмәттә Объездная трактында кеше башы табылу факты буенча «кеше үтерү» маддәсе буенча эш кузгатылган. Бу хакта  ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.


"Кирәкле экспертизалар билгеләнде. Алдан карау көч кулланып үтерү билгеләрен күрсәтмәде", - диде ул.