Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле наркотиклар саклана торган урынны тапкан

Наркотик чараларның бер өлешен ир куллана, ә калганын оекбашта саклый.

Әлмәттә "Наркотик чараларны законсыз сатып алу, саклау, сату максатыннан башка шактый күләмдә куллану" маддәсе буенча 40 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр. Бу хакта шәһәр прокуратурасы хәбәр итә.

Суд билгеләгәнчә, 26 июльдә 20.30 сәгатьтән 20.55 сәгатькә кадәр 40 яшьлек әлмәтле шәһәр гаражларының берсендә наркотик яшерелгән урынны тапкан. Пакетта «N-метилэфидрон» наркотик матдәсе булган. Аның хуҗасы билгеле түгел.

Әмма ир аны ала,  бер өлешен ир куллана, ә 0,37 грамм авырлыктагы икенче өлешен уң аягындагы оекбашта саклый. Шул ук көнне ир-ат тарафыннан законсыз алынган һәм сакланган наркотик чараны полиция хезмәткәрләре  алган.

Элегрәк ир шундый ук җинаять кылган өчен хөкем ителгән булган инде. Суд утырышы вакытында ул гаебен тулысынча таный һәм тәүбә итә.

Аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса