Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Кеше картасыннан акча урлаган, магазин талаган әлмәтлене хөкем иттеләр

Әлмәтле элегрәк берничә тапкыр хөкем ителгән иде.

Әлмәт суды ике тапкыр урлаган әлмәтлегә карата җинаять эшен карады. Ул элегрәк берничә тапкыр хөкем ителгән иде, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.

Суд агымдагы елның 21 мартында хөкем ителүченең исерек хәлдә «Пятерочка» янында булуын ачыклаган. Ул тәрәзәне ватып,  кибет эченә керә, аннан 1 236 сумлык товар урлый. Шуннан соң ир җинаять кылу урыныннан кача.

Моннан тыш, 2021 елда 23 марттан 24 мартка кадәр хөкем ителүче шулай ук исерек хәлдә булган, яшерен рәвештә зыян күрүченең банк картасыннан акча урлаган. Ир картаның пин-кодын белә һәм банкомат аша 17 000 сум акча ала.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд ирне гаепле дип тапкан һәм аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәп, 2 ел 10 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса