Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлеләр сатып алынган товарлар өчен кэшбек алганда, посылка җибәргәндә алданганнар

Бер очракта ханым ышанып, сылтама буенча күчә, ә икенчесендә – ир мошенникка  кредит карталарын һәм шәхси мәгълүматларын күрсәтә.

Узган тәүлек эчендә мошенниклар өч әлмәтлене алдаган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, 47 яшьлек хатын Казанга Bla Bla Car аша посылка җибәрергә теләгән, ә 18 мең сум акчасын югалткан. Аның соравына Михаил исемле кулланучы җавап биргән. Ул 50 сумга посылканы алырга риза булган. Машина йөртүче хезмәт хакын аның өчен отышлы ысул белән түләвен сорый, сылтама буенча күчәргә куша. Моның өчен аңа яхшы бонуслар күчүен аңлата.

Ханым мошенникка ышана һәм заказны броньлауның стандарт формасын хәтерләткән сылтама буенча күчә. Беренче тапкыр заказны түләп булмый-системада өзеклек була һәм аңа смс-хәбәрләр килүдән туктый. Мөрәҗәгать итүче берничә тапкыр акча күчереп карый, тик берни дә килеп чыкмый. Ул чакта ул интернет-мәйданчыкның техник ярдәм күрсәтүчеләре белән элемтәгә керә.  

Проблемалар хәл ителеп беткәч, ханымның телефонына төрле интернет кибетләрдән шалтырата башлыйлар, төрле кодлар килә. Ул берни дә сатып алмавын һәм бернигә дә заказ бирмәвен әйтә. Банкның онлайн кушымтасыннан карагач, ул үзенең картасындагы акчаларның юкка чыгуын күрә.


Тагын бер зыян күрүче-Түбән Мактамада яшәүче 65 яшьлек ир. Ул 98 358 сум  акчасын югалткан. Акча  кредит картасыннан югала. Барысы да ир-атка үзен банк хезмәткәре дип таныштырган билгесез ир шалтыратуыннан башлана. Зыян күрүчегә кибетләрдә контактсыз түләү өчен аңа кешбэк булуы турында сөйлиләр. Ир мошенникка  кредит карталарын һәм үзенең шәхси мәгълүматларын күрсәткән. Шуннан соң барлык акчалары да югалган. Шул чакта гына ул алдануын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә. 

Ә 28 яшьлек эшсез күптән тау велосипедын сатып алырга теләгән, моның өчен ул бушлай игъланнар сайтларын карый торган булган. Ул яраклы модель тапкан, сатучы белән килешкән һәм товарга түләү өчен 20 462 сум күчергән. Ир үзенең  алданганын тиз генә аңламый, сатучы аның белән язышкан, түләгәннән соң әлмәтленең электрон почтасына заказ турында хат та җибәрә. 

Берничә көн дәвамында ир сатучыдан шалтыратуын көткән, үзе шалтыраткан, тик моның нәтиҗәсе булмаган – акча күчергәннән соң ук билгесез зат элемтәгә чыгудан һәм хатларга җавап бирүдән туктаган. Шуннан соң зыян күрүче мошенниклар корбаны булуын аңлап, банк картасын блоклаган, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Барлык фактлар буенча да тикшерү үткәрелә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мошенникларның акча урлау өчен популяр сайтларга ялган сылтамаларны актив кулланалар, дип кисәтә. Бер генә очракта да банк картасы CVV-кодларын, шулай ук серсүзләр һәм СМС хәбәрдәге кодларны хәбәр итәргә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса