Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәт районында металлны законсыз чыгаруны оештыручы ике төрле штраф түләячәк

Биш метр тирәнлектәге котлованны  Әлмәт районында кара металл ватыкларын законсыз чыгаручылар ачкан. Бу хакта ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Мониторинг барышында экологлар туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез алу һәм күчерү фактын теркәде. Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә элеккеге каты көнкүреш калдыклары чүплеге территориясендә закон бозу ачыкланды. Җир эшләре экскаватор кулланып, госномерсыз башкарылган. Эшчеләрнең рөхсәт документлары юк. Эшләнә торган участокның мәйданы 188 кв.метр, тирәнлеге — 5 метрдан артык", — диләр ведомствода.

Төягечтә күрсәтелгән идентификацион номер буенча экологлар махсус техника хуҗасын билгеләү өчен ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт бүлегенә сорау җибәргән. Әлеге закон бозу очрагының  сәбәпчесенә карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән. Хәзерге вакытта участок рекультивацияләнгән, территория тиешле хәлгә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса