Татарстанда кафе һәм рестораннарның эш вакыты чикләнәчәк
Республикада төнге сәгатьләрдә күңел ачу чаралары үткәрергә ярамый. Covid-19
Татарстанда 31 октябрьдән җәмәгать туклануы биналарының эш вакыты һәм күңел ачу чаралары уздыру вакыты чикләнәчәк. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Кафе, рестораннар һәм башка җәмәгать туклануы объектлары үз эшләрен 23 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр туктатырга тиеш булачак. Бу чикләү гражданнар тарафыннан биналарга кермичә хезмәт күрсәтүгә кагылачак <...> аэропортлар, вокзаллар территорияләрендә җәмәгать туклануы хезмәтләре заказларны китерәчәк".
Шул ук вакытта республикада күңел ачу чаралары үткәрергә ярамый.
Элегрәк Covid-19 таралуын булдырмас өчен, ил төбәкләре хакимиятләре өчен шундый ук рекомендацияләрне Федераль Роспотребнадзор чыгарды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа