Әлмәттә волонтерлар урамнарны җыештырырга чыкты
Коронавирус

Әлмәттә волонтерлар урамнарны җыештырырга чыкты

Әлмәт районында волонтерлар шәһәргә ярдәм итү теләге белән җитәкчелеккә мөрәҗәгать итте.

Алар урамнарны чүп-чардан чистартуга чыкты. Бу хакта Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев хәбәр итте.

Әлеге башлангычка кушылырга теләүчеләр 8 (8553) 00 00 00 телефоны буенча яки Әлмәт районы экология һәм табигатьтән файдалану департаментының инстаграм аккаунтына да мөрәҗәгать итә алалар.