Әлмәттә 2 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда бүген 30 яңа COVID-19 очрагы расланган.
Шуларның 3се – читтән кертелгән, 27се – элемтәле.
8 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 22 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр - 2
18-30 - 4
30-50 - 10
50-60 - 4
60-70 - 5
70-80 - 3
80-90 - 2
90 яшьтән өлкәнрәк - 0
География :
1. Казан – 9
2. Яр Чаллы – 4
3. Әлмәт – 2
4. Бөгелмә – 1
5. Югары Ослан – 3
6. Алабуга – 1
7. Яшел Үзән – 1
8. Лаеш районы-3
9. Түбән Кама – 1
10. Питрәч – 3
11. Саба – 1
12. Тукай районы -1
Барлыгы 21 июльгә (арту буенча) Татарстанда 5278 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Бөтен период эчендә 4139 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 35е - узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа