Узган тәүлектә Татарстанда 244 кешедә коронавирус расланган, шуларның 55е хастаханәгә салынган.
18 яшькә кадәрге 39 авырый, дип хәбәр итә оперштаб.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 142 596 Covid-19 очрагы теркәлгән. Шушы вакыт эчендә 136 470 (+245) кеше терелгән.