Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Тимур Нагуманов өлкән яшьтәге әлмәтлеләрне вакцинация узарга үгетләде

Бу яше 60 узганнарга куркыныч чир йоктырудан сакланырга мөмкинлек бирәчәк.

Әлмәт районында яңа коронавирус инфекциясеннән 128 меңнән артык кеше вакцинация узды. Әмма өлкән буын арасында вакциналаштырылучыларның өлеше әлегә якынча 65 процент тәшкил итә. Бу хакта инстаграмда турыдан-туры эфирда район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.

"Кадерле әлмәтлеләр, өлкән буын турында кайгыртырга чакырам, прививка үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте, җитди өзлегүләр тудырмый", – дип мөрәҗәгать итте Тимур Нагуманов.


Covid-19дан прививканы район үзәк хастаханәсендә, 3 нче поликлиникада, медсанчастьтә һәм «Панорама» сәүдә үзәгендә генә түгел, өстәмә вакцинация пунктларында да ясатырга була.

Шулай ук район башлыгы хәзерге вакытта авырулар динамикасында берникадәр тынычлык күзәтелүен билгеләп үтте, әмма район үзәк хастаханәсендә кызыл зона эшләвен дәвам итә, анда, элеккечә, авырулар бар, аларның кайберләре авыр хәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса