Татарстанда тагын 10 кешенең коронавирус аркасында гомере өзелгән
Коронавирус

Татарстанда тагын 10 кешенең коронавирус аркасында гомере өзелгән

Covid-19 дан үлүчеләрнең гомуми саны 927гә җиткән.

Татарстанда тагын 10 кеше коронавирустан үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Җиде ир-ат һәм өч хатын-кыз коронавирусның корбаны булган. Пациентларның үлү сәбәпләрен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыклаганнар. Covid-19 идентификацияләнгән.

Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында вафат булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашалар.

24 октябрьгә Татарстанда коронавирус ачыкланган очракларының гомуми саны 29 540 га җиткән. 24 611 кеше терелгән, 927 кеше үлгән.