Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Коронавирус

Әлмәттә "Панорама" сәүдә үзәгендә мобиль вакцинация пункты эшли

10 октябрь әлмәтлеләр сәүдә үзәгендә коронавирустан прививка ясый ала торган соңгы көн булачак.

Әлмәттә мобиль прививка пункты "Панорама"сәүдә үзәгендә җәелдерелгән. 8 октябрьдә бирегә 97 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 79ы - беренче, 17се-икенче компонентны алган. Тагын бер әлмәтле ревакциация узган. 

Covid-19дан прививканы билгеләнгән эш сәгатьләрендә беркетелгән урын буенча теләсә кайсы медицина учреждениесендә ясатырга була. 10 октябрьгә кадәр вакцинацияне " Панорама" сәүдә үзәге территориясендә алырга була. Биредә пациентларны 12:00-188:00 сәгатьләрдә  кабул итәләр. 

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса