Инстаграмдагы туры эфирда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан әлмәтлеләр һәм район халкы санын атады.
"Әлмәттә һәм районда 21 мең кеше прививка ясатты. COVID-19дан вакцина бар, аны кайтарту белән проблемалар юк. Прививканы район үзәк хастаханәсендә, 3 нче поликлиникада, медсанчастьтә һәм "Панорама" сәүдә үзәгендә ясатырга мөмкин", - дип хәбәр итте район башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Әлмәттә "Панорама"да мобиль пункт эшли.
⠀
Эш сәгатьләре:
Дүшәмбе-җомга 16:00 -20 сәгатькә кадәр;
Шимбә 12:00-18:00 сәгатькә кадәр.
Үзегез белән паспорт, полис һәм СНИЛС алырга онытмагыз.