Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше вафат булды.
Республикада әлеге авырудан үлүнең унөченче очрагы расланган. 11 июнь көнне Чистай районында яшәүче 1963 елда туган бер ир-ат вафат булган. 1 июньнән ул икеяклы пневмония белән хастаханәдә дәвалана. 4 июньдә хәле бик нык начараю сәбәпле, интенсив терапия бүлегенә күчерелә.
11 июньдә аның йөрәге тибүдән туктый.
Үлемнең сәбәбе патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, коронавирус расланган.