Янгын сүндерүчеләр коткару җайланмалары ярдәмендә куркынычсыз зонага 2 бала һәм хатын-кызны алып чыгалар.
25 октябрьдә 16 сәгать 19 минутта Әлмәт шәһәренең Бигәш урамындагы фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килә.
Янгын нәтиҗәсендә кухня, зал зыян күрә.
Үлүчеләр юк.
Янгынның сәбәбе ачыклана.