12 июнь көнне, 19.30 сәгатьтә коткару хезмәтенә 1968 елда туган ир-атның ис газы белән агулануы турында хәбәр килә.
Фаҗига Тихоновка авылында мунчада булган.
Зыян күргән кеше комада һәм пешү белән Әлмәт район үзәк хастаханәсенә салынган.
Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.