Ут җиһазларга зыян салган.
Әлмәттә 11 май көнне Заслонов урамындагы 8а йортта янгын чыккан. Ут күпфатирлы йортның цоколь катын колачлаган.
Нәтиҗәдә, янгын цоколь катындагы җиһазга зыян китерде. Янгын мәйданы 2 квадрат метр тәшкил итә. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе ачыклана.
Янгын нәтиҗәләрен бетерүгә 13 коткаручы һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителгән.
