Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында һәлакәткә очраган самолет пилотының очарга рөхсәте булмаган

Кәләй авылы янында җиңел моторлы самолетның һәлакәткә очраган иде.

Татарстанда һәлакәткә очраган самолетны очучы ремонтлау өчен аэродромга алып килгән булырга мөмкин. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.

«Ул самолетның шассиларын төзәтергә тиеш булган, шуңа күрә очып китү полосасында самолетта йөргән. Ниндидер сәбәп аркасында ул рөхсәтсез очып киткән һәм берничә чакрымнан соң һәлакәткә очраган», — диде Захаров.

Фаҗигадә очучы һәм пассажир хатын-кыз һәлак булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса