10 апрельдә 6.03 сәгатьтә Әлмәттәге Чехов урамы, 40 нчы йорт адресы буенча янгын чыгуы турында хәбәр килә.
Күп фатирлы йортта көчле төтен була. Килгән янгын сүндерүчеләр 2 кешегә коткару битлеге кидерәләр, куркынычсыз урынга чыгаралар.
.jpeg)
Янгын чыганагының учагы подвалда табылган, анда чүп-чар януы ачыкланган.

6 кв. метр мәйдандагы янгын локальләштерелгән.

6.39 сәгатьтә ачык яну бетерелгән.
Зыян күрүчеләр юк.
