Әлмәттә янгында дүрт кеше коткарылган
Фаҗигаләр

Әлмәттә янгында дүрт кеше коткарылган

11 нче гыйнварда Әлмәттәге Ленин урамы, 89 нчы йортта янгын чыккан.

Өченче каттагы балконда ике кечкенә баласы белән хатын-кыз ярдәм сорый. Йортта көчле төтен барлыкка килгән була. Нәтиҗәдә янгын сүндерүчеләр баскыч ярдәмендә дүрт кешене коткарган: өченче кат балконыннан ике малайны һәм аларның әнисен, шулай ук дүртенче каттан хатын-кыз коткарылган.


Янгын мәйданы 3 кв. метрны тәшкил иткән.


Зыян күрүчеләр юк.