Якынча мәгълүматлар буенча, бүген 9.23 сәгатьтә Минзәләдә РЭС базасы янында самолет егылып төшкән.
Самолет бортында 23 кеше булган. Соңгы мәгълүматларга караганда, һәлакәттә 16 кеше үлгән. 6 кеше хастаханәгә урнаштырылды. 1 кеше бик авыр хәлдә.
Рөстәм Миңнеханов 11 октябрьне Татарстанда мәтам көне дип игълан итте.
Вафат булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.