Әлмәт районында җәнлекләрне исәплиләр
Республикада, шул исәптән Әлмәт җирлегендә, җәнлекләрне кышкы исәпкә алу башланып китте.
Әлмәт районында җәнлекләрне исәплиләр
Республикада, шул исәптән Әлмәт җирлегендә, җәнлекләрне кышкы исәпкә алу башланып китте. Шуны билгеләп узарга кирәк, әлеге мөһим чара ел да гыйнвар аенда башланып китә һәм 15 мартка кадәр дәвам итә.
Әлеге эшчәнлектә аучылык хуҗалыклары хезмәткә-рләре, аучылар, җәмәгать инспекторлары катнашалар. Барлыгы 1,5 меңгә якын маршрут салынган, аның нәтиҗәләре буенча 19 төр җәнлек һәм кош саны билгеләнәчәк.
Исәпкә алына торган төрләр арасында поши, кыр кәҗәсе, кабан, болан, селәүсен, бүре, төлке, көзән, куян, ас, корсак, сусар һәм тиеннәр бар. Шулай ук боҗыр, урман тавыгы, суер һәм соры кыр тавыгы кебек кошларның саны да билгеләнәчәк.
Исәпкә алу чаңгыларга басып, карда җәнлек эзләрен санау һәм кошларны визуаль теркәү юлы белән җәнлекләрнең тәүлеклек активлыгын исәпкә алып үткәрелә. Алынган мәгълүматлар соңыннан эшкәртелә, алар аучылык ресурсларының саны, торышы һәм аларның яшәү тирәлеге турында мәгълүмат бирә. Исәпкә алу нәтиҗәләре җәнлекләр һәм кошлар популяциясен саклау һәм торгызу буенча кирәкле чараларны билгели.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia