Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Тимур Нагуманов: Бу - шәһәрнең экологиясенә битараф булмаган әлмәтлеләрнең уртак җиңүе

31 майда Татарстанда территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык рәсми рәвештә төгәлләнде.

Әлмәт районы санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча иң яхшы муниципаль берәмлек конкурсында җиденче тапкыр рәттән 1нче урынны алды. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов телеграм-каналда туры эфир вакытында хәбәр итте.

Экология һәм төзекләндерү департаменты директоры урынбасары Дарья Орлова «ЭКОяз-2022» конкурсы кысаларында «Хәтер бакчасы», «Россия суы», «Агачны бергә коткарыйк» акцияләре узганлыгын, шулай ук ул шәһәрне яшелләндерүнең алып барылуын, хәзер «Безнең ишегалды» программасы кысаларында миләш, каен, чыршылар утырту эшләре алып барылуын әйтте.


Ике ай дәвамында шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, студентлар һәм укучылар, волонтерлар һәм битараф булмаган кешеләр санитар-экологик тәртип урнаштыру буенча эш алып бардылар.

"Бу – Әлмәт халкының уртак җиңүе, шәһәребезнең экологик торышына битараф булмаган, үз көчләрен һәм вакытларын экологик тирәлекне яхшыртуга керткән әлмәтлеләрнең гомуми җиңүе", - дип билгеләп үтте район башлыгы Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса