Әлмәттә яңа ел чыршыларын терлекләргә ашатачаклар
Аларны ишегалларында җыялар.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов халыкны Яңа ел чыршыларын чүп-чар бакларына ташларга түгел, ә аларны алга таба эшкәртү өчен ишегалларына куярга өндәде.
"Чыршыларны сезнең йорт янындагы контейнер мәйданчыгында калдырырга кирәк булачак. Экосервис үзәкләштереп чыршыларны җыячак, ә алга таба алар эшкәртелеп, терлекләргә азык буларак кулланылачак", – дип хәбәр итте Тимур Нагуманов инстаграмда турыдан-туры эфирда.
Район башлыгы әлмәтлеләрне чыршыларны бау белән бәйләргә, ишегалдын чүпләмәсен өчен, аларны җыйнак һәм пөхтә итеп урнаштырырга кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа