Татарстанда волонтерлар барлыгы 1 миллионнан артык агач утырттылар.
9 октябрьдә Әлмәт урманчылыгы территориясендә «Урманны саклыйк» дигән халыкара акция узды. Шәһәр халкы 4 га мәйданда 10 меңнән артык нарат үсентесе утыртты. Бу хакта экология һәм төзекләндерү департаменты хәбәр итә.
Бу участокта үсентеләр тагын яз көне дә утыртылачак.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, акция кысаларында Татарстанда 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн үсенте утыртылган, шулай ук чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. ТР «Урманны саклыйк» акциясенә өченче тапкыр кушыла.
