Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгы "Россия агачы" конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра

Тавыш бирү 1 августка кадәр дәвам итәчәк.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан халкын «Россия агачы — 2021» конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра.

Татарстан данын яклаучы себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) региональ әһәмияттәге «Долгая поляна» дәүләти табигать тыюлыгы территориясендә үстерелә. Бу агач 2012 елда «Агач — тере табигать һәйкәле» бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булды. Чыршыга 134 яшь, биеклеге 30 метрдан артык.

Конкурста 47 уникаль тарихи агач катнаша.

"Ел агачы" конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә торган «Елның Европа агачы» халыкара конкурсының милли сайлап алу этабы булып тора.

Конкурс сайтында 43 нче номерны сайларга онытмагыз!

Чыганак

 

Фото: https://treeportal.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса