Шәһәрдә өмәләр 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Ел саен язын, экологик икеайлык кысаларында, шәһәр һәм район территорияләрен санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча өмәләр үткәрү матур традициягә әйләнде. Иң мөһиме-алар массакүләм рәвештә һәм кызыксыну белән уза.
Яңгыр сибәләп торса да, бүген Әлмәт муниципаль районында беренче гомумшәһәр санитар-экологик өмә узды. Анда 7030 кеше катнашты. Массакүләм эш барышында каты көнкүреш калдыклары полигонына 2000 кубометрдан артык чүп-чар кабул ителде.
Үзбушаткычлар һәм төягечләр эшкә җәлеп ителде, чүп-чар җыю һәм чыгару эше оештырылды, юл буйлары тәртипкә китерелде, чүп үләннәре бетерелде.
Май бәйрәмнәре алдыннан барлык муниципаль учреждениеләрнең хезмәт коллективлары, волонтерлар, шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре, мәктәп укучылары , идарәче компанияләр, эшмәкәрләр һәм предприятиеләр һәм актив гражданнар урамнарны, ишегалларын, мемориаль комплексларны, истәлекле урыннарны, уен, спорт һәм балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерәләр, кыш буена җыелган чүп-чарны җыештыралар.
