Әлмәттә законсыз чүплек табылган
Экология

Әлмәттә законсыз чүплек табылган

ТР Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Р. Фәхретдин урамында төзелеш калдыклары белән законсыз чүплек ачыклаган.

Ул урында демонтаж эшләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Чүп-чарның гомуми мәйданы 140 кв. м. тәшкил итә, аның күләме – 210 куб. м.

ТР буенча Росреестр идарәсенең Әлмәт бүлегенә участок милекчесен билгеләү өчен гариза җибәрелгән. Административ тикшерү эше кузгатылган.

 

Фото: ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы