Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәтнең яшьләр үзәгендә Пасха фестивале узды

Бәйрәм концертында Әлмәт епархиясе руханилары катнашты.

12 майда,  Пасханы бәйрәм итү көннәрендә Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә Пасха фестивале узды.

Пасха концертларының ел саен Әлмәттә уздырыла торган яхшы традициясе якшәмбе мәктәпләре балалары, иҗат коллективлары һәм епархия яшьләр хәрәкәтләрендә актив катнашучылар катнашкан вакыйгага әверелде. 

Залда булганнарга сәламләү сүзе белән Әлмәт епархиясе секретаре протоиерей Иоанн Антипов мөрәҗәгать итте, ул барысын да бәйрәм  һәм фестивальнең башлануы белән котлады.

Бәйрәм концертында Әлмәт епархиясе руханилары катнашты. Чараны оештыручылар булып, Вероника Зимина җитәкчелегендәге епархиянең яшьләр бүлеге чыгыш ясады.

Күп санлы кунаклар һәм катнашучылар Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы төрле шәһәрләрдән: Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй шәһәрләреннән килделәр.

Әлмәт православие гимназиясе укучылары һәм епархиянең якшәмбе мәктәпләре укучылары  спектакль әзерләделәр.

Чыгышлардан соң фестивальдә катнашучыларга дипломнар тапшыру һәм Пасха бүләкләре тарату булды, шулай ук гомуми фотога төштеләр.

 

Автор: Әлмәт епархиясенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса