Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

ТР фермерлары Әлмәткә корбан чалу өчен 1000нән артык сарык китергәннәр

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин җыелганнарга бу көнне мохтаҗларга ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Әлмәттә корбан чалу өчен быел берничә рәсми мәйданчык эшли. Аларның берсенә, экстрим-парк территориясендә урнашкан, кичә 1090 сарык китерелгән. Мәйданчыклар 30 июньдә кояш баеганчы эшләячәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Шәһәр стадионында тантаналы намаз узды. Корбан бәйрәме «Алнас» стадионында йөзләгән дин тотучыны җыйды. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин җыелганнарга бу көнне мохтаҗларга ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. 

Яшьләр үзәге территориясендә һәм шәһәр паркында бәйрәм программасы уза. Бәйрәм чаралары, шулай ук корбан китерү йолалары барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәп үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса