Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Корбанны Әлмәттә ике мәйданчыкта чалырга мөмкин

28 июньдә мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтә.

Әлмәттә Корбан бәйрәме «Алнас» стадионында Коръән укудан башланды. Иртәнге алтыдан кояш баеганчыга кадәр бәйрәмнең төп традициясе - корбан чалу өчен ике мәйданчык эшли. Аларның берсе экстрим-парк территориясендә урнашкан.

 "Корбан чалу монда булачак. Ел саен бирегә ветеринария хезмәте контроле астында 1000 баштан артык вак мөгезле терлек китерелә", - дип ассызыклады «Әлмәт РГВО» ДБУ начальнигы Реваль Мөхәммәтҗанов.

Корбан чалу өчен хайваннарны Әлмәткә Татарстанның башка районнарыннан һәм якын төбәкләрдән алып киләчәкләр. Бәйрәм көнендә барлык автомобильләр мәйданчыкларга кергәндә санитар эшкәртүгә дучар ителәчәк. Суйганнан соң итне ветеринария табибы тикшерәчәк, һәм аннан соң гына аны ризык итеп кулланырга мөмкин булачак. 

Корбан чалу өчен икенче мәйданчык "Тәзкирә" мәчете янында урнашкан. Корбан бәйрәме Яшьләр үзәге каршындагы мәйданда һәм шәһәр паркында дәвам итәчәк, анда 11.00 һәм 14.00 сәгатьләрдә бәйрәм программасы оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса