Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Корбан бәйрәме һәм корбан чалу тәртибе хакында

Корбан бәйрәме - ислам дөньясындагы иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе.

Бу көнне Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны кичерә.

Корбан бәйрәме зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә үт-кәрелә. Быел бәйрәм 28 июньгә туры килә. Корбан сүзенең мəгънəсе «якынаю, Аллаһка якынайта торган нəрсə» дип бирелə. Дини терминологиядə исə ул «билгеле талəплəргə туры килгəн хайванны, гыйбадəт нияте белəн, ысулына туры китереп чалу» дип билгелəнə.

Корбанлык бəйрəмнең беренче, икенче һəм өченче көннəрендə чалына. Шулай да иң фазыйлəтлесе - беренче көнне чалу. Корбан чалу вакыты бəйрəм намазы кылынганнан соң башлана. Корбанны төнлə чалу - тəнзиһəн мəкруһ (хупланмый).

Соңгы елларда халык арасында корбан чалу бик популярлашып китте. Шул сәбәпле халыкта кайбер сораулар да барлыкка килә. Газета укучыларыбызның корбанга бәйле сорауларына Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин җавап бирә.

- Корбанлык малны ничә кеше исеменнән чалырга була?

- Бер сарык бер кеше исеменнән чалына. Ул гаилә башлыгы исеменнән дә, аның хатыны яки баласы исеменнән дә булырга мөмкин. Ләкин савабы гаиләнең бөтен әгъзаларына да була. Сыер һәм дөя малы җиде кеше исеменнән чалына. Бу очракта аларның бөтенесендә дә корбан ки-терү нияте булуы шарт.

- Корбанны намаз укымый торган кеше чалса да дөрес буламы? Аннан, корбан чалганда укыла торган махсус доганы муллага укытыргамы, әллә үзең генә укысаң да ярыймы?

- Әйе, дөрес була, әмма ул мөселман, Аллаһы Тәгаләгә ышанган, иманлы кеше булырга тиеш. Чөнки намаз уку - аерым гыйбадәт, корбан чалу аерым гамәл. Чалганда беренче шарт - «Бисмиллаһ» сүзен әйтү, Аллаһы Тәгаләне искә алу, икенче шарт - корбанның кем исеменнән чалынуын ният итү. Ул кеше «Бисмиллаһ» сүзен, ислам шәһадәтнамәсен дөрес итеп әйтә белә икән, мулла чакыруның бер хаҗәте дә юк. Корбан чаласы кеше ният әйтә: «Ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан Аллаһ ризалыгы өчен чалырга ниятлим».

- Гает көннәрендә кем-нәргә корбан чалу ваҗиб?

- Бөтен түләүләрен (утка, суга, газга, фатирга, мәсәлән) һәм әҗәтләрен түләгәннән соң (мәсәлән, кредитларын, гәрчә мөселманнарга кредит алу дөрес гамәл булмаса да), гает көненә кесәсендә 36 мең сум акчасы булган кеше корбан чалырга тиеш.

- Кешенең бурычлары булган килеш тә корбан чала аламы?

- Әлбәттә. Әгәр кешедә шундый изге ният бар икән һәм ул Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип корбан чалса, бәлки бурычларыннан котылуга да сәбәпче булыр.

- Корбан итеннән шашлык ясарга ярыймы?

- Ярый, әгәр дә ул хәрам эчемлекләр кулланган табынга куелмаса, гаиләдә якыннарың белән шашлык пешереп ашасаң да гөнаһасы юк.

 

Чалган корбаннарыбызны Аллаһ кабул итсен, киләсе бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса