Университетта уку кирәкми, яки Акча эшләүнең җиңел юлы
Җайлы заманда яшибез дип юкка гына әйтмиләр. Бу сүзләр күбесенчә тормышның техник ягына карый. Русча әйткәндә, «услуга» заманы хәзер. Әйе, барысы да әзергә-бәзер. Күңелең ни тели – шуны барасы да аласы. Акчаң гына җитсен.