Сандугачлар сайрар чак җитте
Азнакай җирлегендә урнашкан «Каенкай» лагерында «Татнефть» Хәйрия фонды «Рухият» программасының «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәк фестивале үзенең 23 нче сезонын башлап җибәрде.
Традиция буенча аны ачу хокукы нефть төбәгенең яшь җырчыларына бирелде.
«Сандугач сайрар илем» - балаларның сәләтләрен ачу өчен уникаль мәйданчык. Ул йөзләрчә үсмерне берләштерә, яңа җиңүләргә илһамландыра, канатлар куя. Оештыру комитетына килүче гаризаларның саны елдан-ел арта бара. Финал турына шәһәр һәм районнарда җиз иләк аркылы узганнар гына килә.
Шунысы үзенчәлекле, фестиваль анда катнашучы кайбер талантлы балаларга булачак һөнәрләрен сайларга этәргеч тә бирә. Татарстанның атказанган артистлары Айдар Сөләйманов, Эльмира Кәлимуллина, Рөстәм Гыйльфанов, Әлфис Галиуллиннар нәкъ менә «Сандугач сайрар илем»дә тәүге җиңүләрен яулады. Айгөл Гардисламова, Мөнир Рахмаев, Илназ Сафиуллин кебек шактый танылу алган җырчылар да шушы күркәм «ил» балалары. Дамир Нуретдинов та киләчәген җыр сәнгате белән бәйләргә булган: бүгенге көндә ул ГИТИСның эстрада бүлегендә белем ала. Фестивальдән үсеп чыгучылар ныклы элемтәдә торалар. Айдар, мәсәлән, хәзер финал турына жюри әгъзасы буларак килә.
Жюри рәисе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Г. Тукай премиясе лауреаты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина сүзләренчә, конкурсантларның башкару осталыгы елдан-ел арта. Ул республикабызның үсеп килүче буынын тәрбияләүгә саллы өлеш кертүе, балаларга сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирүе өчен «Татнефть» җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Балалар сәхнәгә күтәрелгәнче кунаклар – Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, «Азнакайнефть» идарәсе башлыгының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары – ярдәмчел җитештерү бүлеге башлыгы Наил Вәлиев, жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина, «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова аларга теләкләрен юллады. Жюри әгъзалары Айдар Сөләйманов, Светлана Малюткина һәм Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге «Бәхет» вокал ансамбле музыкаль сәламнәрен ирештерделәр.
2020 ел вакыйгаларга бик бай: ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75, «Татнефть»нең 70 еллыклары. Бәйгедә яңгыраган җырларда әлеге темалар да чагылыш тапты. Элекке елларда эстрада җырларына өстенлек бирелсә, быел халык җырларына карата кызыксыну шактый арткан. Татарстан күпмилләтле республика булганлыктан, фестивальдә татар һәм рус телләреннән тыш, якут, мари, украин телләрендә дә җырлар яңгырады. Чит ил әсәрләренә мөрәҗәгать итүчеләр дә аз түгел. Әмма Зилә Даяновна алар белән артык мавыкмаска киңәш итте, чөнки үзебездә дә матур җырлар бик күп.
Җиңүчеләр халык һәм эстрада җырларын башкаручылар арасында биш яшь төркемендә билгеләнде. 18 бәйгече өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. 12 балага икенче дәрәҗә лауреат исеме бирелде. Үзләренең яшь төркемнәрендә 11 бала беренче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Алар арасында Әлмәтнең эстрада вокалы студиясендә шөгыльләнүче Эмилия Сайбушева, Әлмәт музыка көллияте укучылары Илсур Кирамов белән Таңсу Миңнебаева да бар.
Фестивальнең 23 нче сезоны Гран-при белән башланды. Әлеге иң югары бүләк иясе – Әлмәтнең Рәис Нәгыймов исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе укучысы Аделина Җафарова. 14 яшь кенә булуга карамастан, ул инде шактый бәйгеләрдә катнашып, исемнәр яуларга өлгергән. Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды тарафыннан үткәрелүче «Мәскәү дусларын каршы ала» фестиваленә дә барып чыгыш ясап кайтты ул, Әлмәттә үткәрелүче джаз фестивальләрендә дә катнаша.
Барлык лауреатларга «Рухият» дипломнары һәм акчалата премияләр тапшырылды, беренче дәрәҗә лауреатларның һәм Гран-при иясенең җитәкчеләре исә Рәхмәт хатларына лаек булды.
Яшь җырчылар бәйгесе нефть төбәгенең музыкаль тормышында мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Бу – бәйгедә катнашучыларны һәм аларның остазларының, жюри әгъзаларының һәм иҗади бәйге мохитында берничә сәгать кенә дә булырга өлгергән һәркемнең уртак фикере.
Наилә ГАНИЕВА
Зөлфия КАМАЛИЕВА фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа