Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Солдат йөрәген җылыткан җырлар башкардылар

Хәрби-патриотик җырлар башкардылар.

«Адымнар-Әлмәт» гимназиясендә хәрби-патриотик җыр фестивале булып узды.
Укучылар Бөек Ватан сугышы елларында батырлык, каһарманлык һәм халыклар бердәмлеге символына әверелгән сугыш еллары җырларын башкардылар. Сугыш кырларында илгә җиңү яулаучы батыр фронтовиклар һәм аларга армый-талмый ярдәм итүче тыл хезмәтчәннәре арасында популяр булган җырлар сәхнәдән тулы тавыш белән яңгырадылар. Фестиваль җиңүчеләре дип 7 «А» сыйныфы укучылары табылды. Аларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр шәһәркүләм узачак бәйгедә гимназия исеменнән чыгыш ясаячак.
Гимназиянең яшь талантларына уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса