Әлмәттә ярминкәләр башлана
Көзге ярминкәләрне шәһәр халкы ел да түземсезлек белән көтеп ала.
Чагыштырмача арзан бәя белән азык-төлек запасын тулыландырып калу мөмкинлеген беркемнең дә кулыннан ычкындырасы килми шул.
Бу шимбәдә, 28 сентябрь көнне, авыл хуҗалыгы ярминкәсе элеккеге урынында – «Сәүдә йорты» биләмәләрендә узачак. Сату итү иртәнге 7.30 сәгатьтә башланачак һәм көндезге 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы ярминкә дә азык-төлеккә, яшелчәләргә мул булыр дип көтелә. Әлмәт җитештерүчеләреннән тыш бирегә күрше районнардан да фермерлар, эшмәкәрләр байтак киләчәк, дип хәбәр иттеләр авыл хуҗалыгы идарәсендә.
– Илледән артык җитештерүче үз продукциясен сату мөмкинлегенә ия булачак. Базарга шәһәр халкы нигездә ит, бәрәңге, сөт продукциясе һәм яшелчә алырга килә. Ярминкә барышында әлеге төр продукция мул һәм киң ассортиментта тәкъдим ителәчәк. «Сыйфатлы ит», Н.Е. Токарликов исемендәге җәмгыятьләр, фермер хуҗалыклары алып килгән ит һәм ит продукциясе ассортименты бай булачак. Мөслим районы җитештерүчеләре исә елдагыча кош-корт итен күп итеп алып килергә вәгъдә бирделәр. Чирмешәнлеләр әлмәтлеләрне хәләл сыер ите, ярымфабрикатлар белән куандырачаклар. Түбән Камадан алып килгән казылык һәм деликатесларны, Бөгелмәдән алып килгән алманы һәм балны, Әлмәт сөт комбинаты җитештергән май һәм сырлар быел да мулдан булачак. Актаныш якларыннан килгән бәрәңге, Оренбург якларыннан килгән телне йотарлык татлы, хуш исле кавын-карбыз да әлмәтлеләр күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Кәбестәне һәм аның берничә төрен үзебезнең «Яшелчә үзәне» күп итеп алып киләчәк. Моннан тыш җиләк-җимеш тә алып чыгарга вәгъдә бирделәр әле, – дип аңлатты идарә җитәкчелеге.
Районның үзешчән коллективлары да чарадан читтә калмаячак, алар быел да ярминкәләргә бәйрәм төсе өстәп, мәйданны моңлы да, дәртле дә җырларга күмәчәкләр. Ярминкәләр 26 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, форсаттан файдаланыгыз – килми калмагыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа