Әлмәттә арт-объектлар буенча бушлай экскурсияләр башлана
Проект "Татнефть" ярдәмендә тормышка ашырыла.
Беренчесе 1 май көнне 11:00 сәгатьтә узачак. Очрашу урыны-Тукай скульптурасы, маршрут шәһәрнең җылылык челтәре һәм буалар каскады аша узачак, “Татнефть” скверы янында төгәлләнәчәк. Экскурсия якынча 1,5 сәгать дәвам итәчәк.
Икенчесе 2 май көнне 11:00 сәгатьтә район үзәк хастаханәсе янында башлана.
4 май көнне 13:00 сәгатьтә “Госпожа Гусыня” муралы янына чакыралар.
9 май көнне 14:00 сәгатьтә велоэскурсия узачак, очрашу урыны - «Панорама» сәүдә үзәге янында.
Экскурсияләрдә катнашу өчен “Алтын алма турында әкиятләр” арт-программасының рәсми сайтында алдан теркәлергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа