Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Финанс грамоталылыгы

Татарстан студентлары FINOPOLIS.365 яшьләр программасында катнашу өчен гариза бирә ала

Студентлар һәм яшь белгечләр финанс базары вәкилләреннән конкрет кейслар өчен чишелешләр эшләячәк.

Быел биремнәр өч темага бәйле: «ясалма интеллект», «мәгълүматлар алмашу», «бүленгән реестрлар».

Нәтиҗәләр FINOPOLIS 2025 инновацион финанс технологияләре форумында ясалачак. Заявка биргәннән соң катнашучылар Россия Банкының финтех хабының уку модульләренә керү мөмкинлеге алачак. Уку Мәскәү, Санкт-Петербург, Владивосток, Чиләбе, Томск, Самара һәм «Сириус» федераль территориясендә узачак төбәк кейс-чемпионатларында катнашуга сайлап алу узарга ярдәм итәчәк. Һәр төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар 8-10 октябрьдә FINOPOLIS 2025тә очрашачак. Финалистларның проектларын Россия Банкы, эре финтех-компанияләр һәм банклар җитәкчелеге кергән жюри бәяләячәк.

2025 елда финалның приз фонды 1,5 млн сум тәшкил итә. Гаризалар 17 апрельгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны FINOPOLIS.365  яшьләр программасы сайтында белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса