Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт педиатры 3 млн сумлык чит ил машинасы откан

Белеме буенча медик булган Теймур Ибраһимов креатив видео төшерергә ярата.

Әлмәттән табиб-педиатр Теймур Ибраһимов бәясе 3 миллион сум булган чит ил машинасы откан. Беренче урынга ул кэшбэк-сервис турындагы видеоролик өчен лаек булган.Ул Бөтенроссия конкурсында катнашкан. Әлмәтле меңнән артык көндәшне узып китә алган.

 

Үзенең трофей Mersedes внедорожнигын Теймур сатып, видео төшергән командасы белән бүлешергә планлаштыра.  Ул үзе сценарист һәм режиссер булган, аңа администратор һәм оператор ярдәм иткән.

 

«Мин - идея авторы, сценарист,режиссер. Оператор барысын да төшерә, ә менеджер актерлар табарга ярдәм итә, локацияләр эзли. Ике атна идея өстендә уйладым, ә аннары утырдым һәм ике сәгать эчендә сценарий яздым», - дип аңлатты Ибраһимов.

Ролик социаль челтәрләрдә урнаштырылганнан соң, Темурны оештыручылар шалтыратып, бүләкләүгә чакырганнар.

 

26 яшьлек Теймур өчен видео төшерү - хобби. Ул Казан медуниверситетын тәмамлаган, ә хәзер Казан медицина академиясендә клиник фармакология буенча ординатура уза.

 

 

 

Фото: Әлмәт ТВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса