Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Телләр белгәннәр миллионер була...

Урамга чыккач анда татарча сөйләшүчеләр бик ишетелми. Шуңа күрә татарча сөйләшүче кечкенә балалар күпләрнең игътибарын җәлеп итә.

Урамда гаиләм белән булганда еш кына олы яшьтәге апа-абыйлар соклануын белдерә, янәсе безнең оныклар татарча белми. Ә үзләре алар белән вата-җимерә русча сөйләшүен дәвам итә. Ә мин монда сокланырлык әйбер күрмим, башка телне белмәгәч, татарча сөйләшә инде дип җавап кайтарам. Өйдә татарча сөйләшсәгез, сезнеке дә сөйләшер, дим.

Кайбер олылар аңламаса да, телләр белүнең мөһимлеген балалар үзләре дә аңлый. 4 яшьлек улым рус телен дә, инглиз телен дә бик теләп өйрәнә. Ә өйдә татарча сөйләшәбез.

Бер кызык вакыйга булды. Бер көнне инглиз теле дәресләренә үзем белән улымны да алып бардым. Ул да башкалар белән дәрес тыңлады, яңа сүзләр өйрәнергә уеннар уйнады. Дәресләр беткәч, укучыларым әниләрен минем улым белән таныштыра башладылар. “Бу – Данияр. Ул – булачак миллионер, чөнки ул татарча да белә, русча да сөйләшә, инглизчәне дә белә”, - дип мине елмаерга мәҗбүр иттеләр. Балаларның  да телләр белүнең кирәк икәнен аңлаулауларын күреп, мин сөендем.

Әти-әнисе  авылда туып үскән татар була торып та, мультик тәрбиясендә үсүче, үз туган телендә бер авыз сүз белмәүче һәм аны аңламаучылар буыны үсеп килә. Югыйсә үз туган телеңне камил белү – башка телләрне өйрәнгәндә дә ярдәм итә бит. Әти-әниләр шуны аңлап, балаларын бишектән үк үз туган телләренә өйрәтсен иде. Без бит инде милләт киләчәге буласы балаларның әти-әниләре. Киләчәк алар кулында, димәк милләт тә...Әйдәгез үз телен камил белгән иманлы һәм игелекле, сәламәт балалар тәрбияләп үстерик!

Язмамны Рәфкать Шаһиевның туган тел турындагы шигыре белән тәмамлыйсы килә. 

Сакла, диләр туган телне,
Сакла, алып китмәсеннәр.
Алып китеп берәр җирдә
Башын харап итмәсеннәр.

Саклап кына торып булмый,
Эш йөртергә туган телдә.
Кулланмасаң коралны да
Тутык каплый өч-дүрт көндә.

Белемне бит биргән саен,
Артып кына бара, диләр.
Туган телне киң кулланыйк,
Өйрәнсеннәр башка илләр.

Сакланыр ул шул чагында -
Дәүләт теле итеп йөртик.
Өйдә саклыйк, өйрәник дип
Почмак якка куып кертмик!
Башкалар да сокланырлык
Йөзек кашы итеп йөртик!

 

Сахбетдинова Роза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса