Татарстанда 22 меңнән артык онкология авыруы федераль ташламадан, ягъни бушлай дарулардан баш тартып, акчалата компенсация сайлаган. Баш онколог Эдуард Нагуманов мондый адымның авыруларны кирәкле дәвалау чараларыннан мәхрүм итүен һәм гомуми дару фондын киметүен искәртте.
Бүген Татарстанда 130 мең кеше онкологик авырулар буенча диспансер исәбендә тора. Аларның 63 меңнән артыгы федераль ташламагә (соцпакетка) хокуклы, ләкин 22 мең 319 кеше (35%) аннан баш тартып, акчалата компенсация алуга өстенлек биргән.
Татарстанның штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов сүзләренчә, бу бик куркыныч күренеш. Ташламадан баш тартканда бирелә торган акча хәтта бер елга да кирәкле шешкә каршы даруларны сатып алырга җитми. Моннан тыш, һәр кеше соцпакеттан баш тарткан саен, республикага дарулар сатып алу өчен бүлеп бирелә торган гомуми федераль фонд кими.
- Белгеч искәрткәнчә, яман шешнең кабатлану ихтималы бик югары. Авыру кире кайткан очракта кыйммәтле дәвалау, гормонотерапия яки нур терапиясе таләп ителә. Шуңа күрә федераль ташлама авырулар өчен чын мәгънәсендә иминият ролен үти, ә аннан баш тарту үз-үзеңне зур куркыныч астына кую ул.