Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

«Яңа дулкын» Казанда: фестиваль көннәрендә кайсы урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнә??

Быел август ахырында Казанда «Яңа дулкын» конкурсы узачак. Чарага бәйле рәвештә, шәһәрнең берничә урамында транспорт хәрәкәте, шул исәптән электр самокатларда йөрү һәм машиналарны кую чикләнәчәк.

Казанда 2026 елда «Яңа дулкын» конкурсын үткәрү сәбәпле, юл хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Шәһәр Башкарма комитетының тиешле карары хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза үтә.

Уңайсызлыклар 20 августтан 26 августка кадәр дәвам итәчәк. Чикләүләр Чистай һәм Сибгать Хәким урамнарына, Ямашев проспектына, шулай ук башка якындагы участокларга кагыла. Күрсәтелгән территорияләрдә шәхси автомобильләрне кую, электр самокатларда йөрү дә тыела.

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса