Татар-информ

Менделеевск шәһәрендә зур рок концерт булачак

Тамашачылар өчен керү бушлай булачак.

25 июльдә Менделеевскида, бишенче «Геройлар узышы»ннан соң, танылган музыкаль коллективлар катнашында зур рок-концерт була. Тамашачылар өчен керү бушлай булачак.

Кичәнең хедлайнеры быел  «Рок-Острова» төркеме булачак. Концерт кунаклары коллективның популяр хитларын, шул исәптән «Белым снегом» һәм «Ничего не говори» җырларын ишетәчәк.

«Геройлар безнең төркем тавышлары астында финишка чыгачак, уйнаячакбыз, бергә җырлаячакбыз һәм позитив алачакбыз», – диде төркем солисты Владимир Захаров.

Татар-информ