Капиталь ремонт сәбәпле, Яңа Чишмә районындагы әлеге трассаның бер кисемтәсендә хәрәкәт туктатылды. Автомобиль йөртүчеләргә әйләнеп узу юллары тәкъдим ителә.
Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, Яңа Чишмә – Шереметьевка – Кармалы трассасының 22,7-нче километрыннан 27,6-нчы километрына кадәрге өлешендә хәрәкәт туктатылды. Бу чикләүләр юлны капиталь ремонтлау эшләре алып барылу сәбәпле килеп туды һәм 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Автомобиль йөртүчеләргә әйләнеп узу өчен күрше төбәк юлларын, шул исәптән Казан – Оренбург – Чистай – Түбән Кама, Чистай – Түбән Кама маршрутларын һәм Р239 федераль трассасын сайларга киңәш ителә.
Шунысы да бар, моңа кадәр әлеге трассаның Түбән Кама районы аша узган 33,9-34,9 км арадагы кисемтәсендә дә хәрәкәт чикләнелгән иде. Ул участокта ремонт эшләре 31 августка кадәр барачак, ди "Татар-информ".