Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Яр Чаллыда алты яшьлек кызны машина бәреп киткән

28 июнь көнне Яр Чаллыда «Лада Веста» йөртүчесе алты яшьлек кызны бәреп киткән. Җәрәхәт алган бала шунда ук хастаханәгә озатылган.

Яр Чаллының Алиш урамында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 28 июнь көнне 43 нче йорт янында алты яшьлек кыз тәгәрмәч астына эләккән. Аны «Лада Веста» машинасы бәреп киткән.

Бала төрле җәрәхәтләр алган. Вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм табиблары аны Балалар клиник-диагностика үзәгенә (КДМЦ) алып киткән. 

Хәзер әлеге һәлакәт буенча административ тикшерү бара. Белгечләр юл-транспорт фаҗигасендә кемнең гаепле булуын ачыкларга тиеш, дип яза "Татар-информ". 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса