Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда тәмамланган Россия – АСЕАН саммитында катнашкан берничә илнең хөкүмәт башлыкларын һәм берләшмә җитәкчесен кабул итте. Мәртәбәле кунаклар башкаладагы җылы каршы алуны һәм чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.
Казанда Россия – АСЕАН саммиты үз эшен тәмамлагач, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумда катнашкан чит ил делегацияләре җитәкчеләре белән очрашты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов Сингапур премьер-министры Лоуренс Вонг, Көнчыгыш Тимор хөкүмәте башлыгы Шанана Гужмао, Лаос премьер-министры Сонсай Сипхандон, шулай ук АСЕАН генераль секретаре Као Ким Хурн белән күреште.