Укучылар өчен мотивацияле фразаларны ун билбордта урнаштырдылар.
Казанда ун билбордта имтихан тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ярдәмче юлламалар барлыкка килде.
Дәртләндергеч фразаларны берьюлы ике телдә — рус һәм татар телләрендә яздылар. Алар укучыларны сынауларны уңышлы узарга рухландырырга тиеш.