Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башланды

Төзекләндерү объектлары өчен ТР Дәүләт хезмәтләре мобиль кушымтасы аша да тавыш бирергә мөмкин. Сораштыруда катнашыр алдыннан кушымтаны яңартырга кирәк булачак.

Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен һәм ишегалларын сайлап алу буенча сораштыру ачылган. Моннан тыш, татарстанлылар Казансу елгасының биш яр буе зонасын үстерү өстенлекләрен билгели алачак.

Тавыш бирүдә катнашу Татарстан республикасы Дәүләт хезмәтләре порталына керергә,
порталының старт битендә сораштыру үткәрү турында баннерга басарга һәм ачылган биттә "тавыш бирергә" төймәсенә басарга кирәк. 

Булган хисап язмасы аша авторизацияләнергә яки телефон номеры буенча тиз теркәлү узарга, зур булмаган анкета тутырып, үз мәгълүматларыңны расларга һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртергә рөхсәт бирергә кирәк. 


Муниципаль районыңны сайларга, шуннан соң 2022 елда төзекләндерү өчен парк киңлекләрен күрсәтергә мөмкин.


Беренче сораштыру тәмамланганнан соң, сез шулай ук ишегалларын төзекләндерү өчен тавыш бирүдә катнаша яки елга үсеше стратегиясен гамәлгә ашырганда өстенлекләрне билгели аласыз.


Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү кысаларында халык шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ремонтланачак 200 ишегалдын да билгели алачак. 

 

Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Үз тавышыңны бер генә тапкыр бирергә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса