Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Нефтяник" йөз процентлы нәтиҗә күрсәтте

10 февраль көнне “Нефтяник” үз бозында “Тамбов” командасын кунак итте.

Беренче алканы тамашачылар уенның сигезенче минутында ук күрә алды. Аның авторы  Тамбов хоккейчысы  Магомед Гимбатов булды.  

Чират хуҗаларга  җитте.  Икенче периодта әлмәтлеләр көндәшләргә уйнау буенча мастер-класс күрсәтте дисәк тә ялгыш булмас.   Көндәш команданың  хоккейчысы  уеннан чыгарылганнан соң уенның егерменче минутында   Всеволод Ястребков  исәпне тигезли алды.  Тиздән Тамбов уенчылар кабат уен кагыйдәләрен  үтәмәүдә гаепләнде.  Озак көттермичә Николай Елисеев “Нефтяник”ны өстенлеккә чыгарды.  Исәп 2:1 әйләнде.

Әлеге исәп  очрашу ахырында  “Тамбов” командасы алган тайм-аутка китерде.  Шуннан соң көндәшләрнең капкачысы алышынды. Ләкин “Нефтяник” барыбер өченче голны кертә алды.

 

Фото: Ильнар Тухбатов/⁠ИА Татар -⁠ информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса