Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Нефтьчеләр каласында «Әлмәт ярыммарафоны – 2019» узачак

7 сентябрь көнне нефтьчеләр каласында “Әлмәт ярыммарафоны-2019” узачак. Массакүләм җиңел атлетика буенча ярышларга Россиянең алдынгы спортчылары да кушылачак. Ярыммарафонда барлыгы 400 кеше катнашыр дип көтелә.

«Әлмәт ярыммарафоны – 2019» массакүләм җиңел атлетика ярышының маршруты Төзүчеләр проспекты буенча, Шевченко урамы буйлап Зарипов боҗрасына кадәр һәм кире Фәхретдин боҗрасына кадәр, Ленин урамы буенча Фәхретдин урамына кадәр, аннан соң Чехов кабат  урамы буйлап узачак.

Ярыммарафон үткәрелгән вакытта автотранспорт хәрәкәте ябылачак. 12.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр ишегалларыннан чыгу юллары һәммаршрут буенча киселешләр җиңел автомобильләр һәм йөк автотранспорты белән ябылып торачак.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса